Бүген, 28 августта, район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенең пленар өлеше үткәрелде. Ул “Районда педагогик белемне модернизацияләүнең актуаль юнәлешләре” дигән тема астында узды.

    Аның эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек начальнигы Светлана Матвеева, район башлыгы Нәфис Закиров, оешма вәкилләре һәм башкалар катнаштылар.

Казанда шагыйрь, татар халкының күренекле шәхесе Муса Җәлилне искә алу көне үткәКазанда шагыйрь, татар халкының күренекле шәхесе Муса Җәлилне искә алу көне үткәрелә. Бу көнне аның гомере өзелүгә 69 ел була.25 августта Казанда шагыйрь, татар халкының күренекле шәхесе Муса Җәлилне (1906-1944) искә алу көне үткәрелә. Бу көнне аның гомере өзелүгә 69 ел була.Муса Җәлил кебек, үлемсез әсәрләре белән генә түгел, батырлык өлгесе булып торган үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Билгеле булганча, 1944 елның 25 августында көн уртасында Плетцензее төрмәсендә, Империя судының карары белән, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен гильотинада җәзалап үтерәләр. Шушы фаҗигале көндә халыкның инде ничәнче ел рәттән мәйданга җыелуы Җәлил һәм җәлилчеләрне генә түгел, ә Бөек Ватан сугышында барлык шәһит киткәннәрне хәтердә яңарту булып тора.Муса Җәлилнең иҗаты, Моабит төрмәсе диварларын, чәнечкеле тимерчыбыкларны, ил чикләрен кичеп, Ватанга кайтты. Татар егетләренең батырлыгын белеп, дөнья сокланды. Шагыйрь иҗаты, башка телләргә дә тәрҗемә ителеп, дөнья киңлегенә чыкты, татарларны башка халыкларга танытты.

    Шагыйрь исемен мәңгеләштерү йөзеннән, 1968 елда Муса Җәлил исемендәге республика премиясе булдырылды. Ул ике елга бер тапкыр яшь авторларның – композиторларның, рәссамнарның, галимнәрнең иң яхшы дип табылган әсәрләре өчен бирелә. Быел әлеге премия бирелә башлауга 45 ел тулды. Мәрасимдә әлеге әдәби бүләк лауреатларының чыгыш ясавы көтелә. Искә алу көненә шулай ук Муса Җәлилнең якыннары, варислары, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, күренекле шәхесләр, язучылар, артистлар, Россия Язучылар берлегенең Чиләбе бүлеге каршындагы “Вдохновение” әдәби берләшмәсе әгъзалары чакырулы. Кунаклар игътибарына әлеге чараны оештыручылар тарафыннан Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган әдәби программа тәкъдим ителә.

     Искә алу мәрасиме 25е сәгать 12дән Казан шәһәренең 1 Май мәйданында урнашкан Муса Җәлил һәйкәле янында узачак, дип хәбәр итәләр ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәтеннән.

 

Чыганак: http://belem.ru/node/4255

       Яңа уку елыннан җәмәгатьчелектән күзәтчеләр мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнарында гына түгел, предмет олимпиадаларында да булачак дип көтелә. Бу хактагы документны РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов имзалаган.
     Әлеге кагыйдәләр агымдагы елның 1 сентябреннән мәгариф турында закон көченә керү белән бәйле рәвештә эшләнгән.
     Бу документ буенча җәмәгатьчелектән күзәтчеләр Бердәм дәүләт имтиханы вакытында да, бөтенроссия һәм башка төрле олимпиадалар уздырылганда да анда булырга хокуклы.
       Җәмәгатьчелектән күзәтчеләр булып эшләүчеләрне теркәү тәртибе нигездә шул килеш кала. Шул ук вакытта күзәтчеләр була алмый торган затлар исемлеге дә зурая. Анда мәгариф министрлыгы, РФнең Тышкы эшләр министрлыгының чит илләрдәге, белем бирү учреждениеләре булган оешмалар хезмәткәрләре кертелә. Шулай ук чит илләрдәге белем бирү оешмаларын гамәлгә куючылар һәм аларның хезмәткәрләре дә җәмәгатьчелектән күзәтчеләр була алмый.

        «Татар – информ» МА материаллары буенча

Татар теле укытучысы Раушания Мәтҗанова сайты http://raushania.ucoz.ru

http://irezeda.jimdo.com/ Исхакова Резеда сайты (Җәлил эшчеләр бистәсендә 25 еллык эш стажы булган, беренче квалификацион категорияле остаз)

Контакт

Сарман районы Сарман авылы Куйбышев урамы 31 нче йорт 

 

(85559) 2-40-64‎ методист

Шәйхразиева Гүзәл Ринат кызы

(85559) 63-5-49 РМБ җитәкчесе

Шәйдуллина Ландыш Камил кызы