Положение республиканской научно-практической конференции  “Муса Джалиль – образец творчества и героизма”, посвященной 110 летию со дня рождения поэта-героя Мусы Джалиля

1.jpg
Изображение JPG 127.0 KB

 

Сарманлылар  өчен - "Табигать могҗизасы" конкурсы

Көз – мул уңыш чо­ры. Һәм та­би­гать кай­чак без­не кө­тел­мә­гән сюрп­риз­лар бе­лән га­җәп­лән­де­реп, сө­ен­де­реп куя. Бәл­ки, сез­нең дә бак­ча­гыз­да та­би­гать “мог­җи­за­сы” –  ги­гант бә­рәң­ге яки по­ми­дор, үзен­чә­лек­ле, нәр­сә­не дә бул­са хә­тер­ләт­кән баш­ка төр яшел­чә, я бул­ма­са без­нең як­лар өчен бик тә ят бул­ган эк­зо­тик җи­ләк-җи­меш өл­гер­гән­дер. Шу­лай икән, бу хак­та­гы фо­то­ма­те­ри­ал­лар­ны ре­дак­ци­я­гә алып ки­лү­е­гез­не яки ре­дак­ци­я­нең элект­рон  поч­та­сы­на җи­бә­рү­е­гез­не кө­теп ка­ла­быз. Алар яны­на исем-фа­ми­ли­я­гез, яшә­гән уры­ны­гыз, кем бу­лу­ы­гыз ту­рын­да кыс­ка­ча мәгъ­лү­мат та язар­га оныт­ма­гыз. Без кил­гән фо­то­лар­ны яңа гы­на игъ­лан ит­кән “Та­би­гать мог­җи­за­сы” кон­кур­сы кы­са­ла­рын­да га­зе­та бит­лә­рен­дә бас­ты­рып, сайт­ка ур­наш­ты­рып ба­ра­чак­быз. Кон­курс­ка йом­гак яса­ла­чак.

"Пионерская правда" (Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр газетасы) һәм "Пионерка.ру" (Балалар-үсмерләр интернет-порталы) яшь журналистлар өчен "ПИОНЕРКА" + МЫ!" дигән Бөтенроссия бәйгесе игълан итә. Конкурста рус телендә язучы, Россия Федерациясе территориясендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче 7-16 яшьлек балалар һәм үсмерләр катнаша ала. Бәйге 2013 елның 1 февраленнән 31 декабренә кадәр дәвам итә. Конкурска кыска мәкалә, хәбәр, репортаж, интервью кабул ителә. Бәйгедә коллектив эшләр каралмый. Әгәр мвтериалны журналистика түгәрәге (берләшмәсе яки студиясе) әгъзасы әзерләгән булса, түгәрәкнең төгәл исемен, җитәкчесенең исем-фамилиясен күрсәтү мәҗбүри. Конкурс эшенең күләме пробеллар белән 3500 символдан артмаска тиеш. Эшләрегезне электрон почта аша түбәндәге адреска юллагыз: myplus@pionerka.ru

Чыганак: http://tatarile.org/aralashu/group/172

"Сүз эчендә хикмәт бар" исемле шәһәркүләм бәйге!
2013 елдагы юбиляр балалар язучылары иҗатларын тирәнрәк өйрәнү максатыннан, Чаллы китапханәләр челтәренең 14/01 йортында урнашкан 12 нче татар китапханәсе "Мирас" клубы кысаларында, "Көмеш кыңгырау" газетасы белән берлектә, "Сүз эчендә хикмәт бар" дигән шәһәркүләм бәйге игълан итә.
Конкурс 2013 нче елның 1 нче июненнән 20 нче ноябрьгә кадәр 2 - 8 нче сыйныф укучылары арасында үткәрелә.
Шартлары:
1. Китапларны (Я.Игәнәй, Ә.Бикчәнтәева, Ф.Яруллин, Д.Аппакова, Н.Мәдъяров, Р.Батулла, Г.Галиев, Р.Миңнуллин, Л.Ихсанова, А.Алиш, Ш.Галиев) 14/01 йортында урнашкан татар китапханәсеннән алып уку;
2. "Көмеш кыңгырау"газетасына юбиляр язучының әсәренә багышланган мәкалә язу.
Бәяләү:
1) 2-4 һәм 5-8 нчы сыйныф укучылар арасында иң күп китап укучыны билгеләү;
2) "Көмеш кыңгырау" газетасына иң эчтәлекле мәкалә язучыны билгеләү.
Йомгаклау кичәсе 20 нче ноябрьдә татар китапханәсендә үткәрелә.
Белешмәләр өчен телефон: 35-33-86

Чыганак: http://tatarile.org/aralashu/group/172

Кадерле укучылар һәм укытучылар!
Сезне «ЯЛКЫН»ның яңа конкурсларында катнашырга чакырабыз:
1. «МИНЕМ КАБАТЛАНМАС УКЫТУЧЫМ». Синең укытучың башкаларныкыннан нәрсәсе белән аерыла? Укытучың турында мавыктыргыч итеп язып, фотоларын да беркетеп, язмаңны yalkin@bk.ru адресына җибәр. Ул язма һәм укытучыңның фотолары «ЯЛКЫН» тышлыгында басылып чыгачак.
2. «КУАНЫЧЫМ». Кемнәрнең өендә нинди җан ияләре яши: эт, песи, күсе, попугай, әрлән, ат, бегемот һ.б. Аларны ничек тәрбиялисең? Нәрсә ашатасың? Холык-фигыльльрегез туры киләме? Яраткан дустың турында язып җибәр, фотоларын салырга да онытма. Бәлки, нәкъ менә сез бу конкурсның җиңүчесе булырсыз.
3. «КЫҢГЫРАУЛЫ МӘКТӘП ӨРӘКЛӘРЕ». Мәктәбеңдә соңгы арада сәер хәлләр булгалыймы? Үзеннән-үзе ишекләр ябыла, дәфтәрләр, икенче аяк киеме, хәтта кабинетлар югаламы? Димәк, синең мәктәбеңдә өрәк яшәргә мөмкин! Димәк, сиңа безнең яңа конкурста катнашырга кирәк...
4. «МИН ЯРАТАМ» темасына видеороликлар конкурсы дәвам итә. Яраткан дустың, укытучың, журналың һ.б. турында кечкенә генә видео төшереп, аны «ЯЛКЫН»га җибәр. (Видеоны камерага да, телефонга да, фотоаппаратка да төшерергә мөмкин). Конкурска килгән видеоязмалар безнең сайткаhttp://yalkyn.ru/ эленеп барачак һәм аларга тавышны сез бирәчәксез! Конкурслар 2013 елның декабрь аена кадәр дәвам итәчәк!
«ЯЛКЫН» журналы:
· Татарстан һәм Россия мәктәпләрендәукый торган талантлы һәм актив кызлар/малайлар турында яза;
· Журнал тышлыгында басылып чыгу мөмкинлеге бирә;
· Югары һәм урта белем бирә торган уку йортлары белән таныштыра, профессия сайларга ярдәм итә;
· Юбилее булган, мәктәп программасында өйрәнелә торган язучылар турында уникаль материаллар (хатлар, көндәлекләр, архив фотолары) тәкъдим итә;
· Заманча мода, спорт, музыка, кино, TV йолдызлары белән таныштыра, аларга сорауларны син үзең дә бирә аласың;
· Кызыклы логик уеннар, кроссвордлар, мәзәкләр, яңа һәм популяр китаплар, альбомнар, компьютер уеннары, фильмнар белән таныштырып бара;
· Шигырь, хикәя, мәкалә язучыларның, рәсем ясарга яратучыларның иң яхшы язмаларын/рәсемнәрен бастыра;
· Кул эшләре, техника, ризык әзерләү һ.б. белән кызыксынучылар өчен мастер-класслар тәкъдим итә;
· Укытучыларга үз фәннәре буенча хезмәтләрен бастырырга мөмкинлек бирә.
«ЯЛКЫН»ны даими алдырып һәм укып барырга теләсәгез, журналга язылыгыз. Бәясе: 228 СУМ 90 ТИЕН. Шушы бәягә Сезгә 6 ай буена журнал килеп торачак!
ТАТАРСТАННЫҢ БАРЛЫК ПОЧТА БҮЛЕКЧӘЛӘРЕНДӘ ДӘ ЯЗЫЛЫП БУЛА!
ЯЗЫЛУ ИНДЕКСЫ: 73582
Журналга язылган класслар һәм укытучыларга БҮЛӘК: «ЯЛКЫН»да сезнең классыгыз турында язма басылып чыгачак. Фотолар белән! Язманы, фотоларны һәм квитанциянеyalkin@bk.ru адресына җибәрәсе.
Редакциягә килеп язылырга теләүчеләр өчен адрес: Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 9 кат, 129 бүлмә.
Безнең телефон: 562-11-22
Безнең почта: yalkin@bk.ru
Безнең сайт:http://yalkyn.ru/
VK челтәрендәге сәхифәбез:http://vk.com/club5658237

Чыганак: http://tatarile.org/aralashu/group/172

Икенче республикакүләм рәсем бәйгесе "Минем яраткан укытучым"

Әлеге конкурс 9 нчы сентябрьдән 1 нче октябрьгә кадәр үтә. Гомуми белем бирү  учреждениеләренең 7-18 яшьлек укучылары катнаша ала. Тулырак мәгълүматны беркетелгән файлдан укый аласыз.

Мой любимый учитель(1).pdf
Adobe Acrobat документ 3.2 MB
«Кем мин һәм кайдан минем тамырларым?» Бөтендөнья татарлары өчен конкурс Конкурс кагыйдәләре 1.Конкурсның оештыручысы Конкурсның оештыручысы - Яр Чаллы шәһәренең Татар Иҗтимагый Үзәге (ТИҮ). 2.Конкурсның төп максатлары һәм бурычлары - Татар халкында билгеле тарихи шәхесләргә, туган ягына карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләрен тәрбияләү, шулай ук аның тарихына, мәдәниятенә һәм ислам диненә карата горурлык хисен уяту; - Милли горурлык хисен уяту; - Татар халкының киләчәк тормышына карата уңай караш формалаштыру. Һәр кеше үзенең җиде бабасын белергә һәм хөрмәтләргә тиеш. Җиде буын безне бу фани дөньяга китергән, безгә җан өргән. Аларның җаны бездән ярдәм һәм дога көтә, ошбу эшебездә теләгебезгә Аллаһы Тәгаләнең ярдәме булсын. Гаилә бер кечкенә дәүләт кебек, ул үзенең кануннары, гореф-гадәтләре, халкы белән яши. Безнең борынгы бабаларыбыз өчен әхлак, рухи һәм акыл тәрбиясе финанс чараларыннан мөһимрәк булган. “Үз тарихын оныткан халыкның киләчәге юк”. Үз халкыңның, борынгы бабаларыңның дөрес тарихын белмичә, лаеклы киләчәк төзү мөмкин түгел. Онытмыйк, шәҗәрәләр белү, язып бару - матур һәм борынгы гадәт. 3.Конкурсның оештыруы Конкурс 2013 нче елның 20 августында башланып китә һәм 2014 нче елның 1 гыйнварына кадәр дәвам итә. Бәйгедә 14 яшьтән 60 яшькә кадәр барлык теләүчеләр катнаша алалар. Искә төшерәбез, татарларның тарихи ватаны Татарстан Республикасының чикләре белән генә чикләнми. 4.Конкурс эше 1. Баш бит; 2. Бәйгедә катнашучының биографиясе; 3. Минем шәҗәрә агачы; 4. Мөстәкыйль мәкалә. 5. Конкурс эшенә карата таләпләр 1. Баш биттә түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш: - Бәйгенең темасы «Кем мин һәм кайдан минем тамырларым?»; - ФИО тулысынча; туган көн, ай, ел; - Телефоннар (илнең яисә шәһәрнең коды белән); - Адрес: индекс, республика яки дәүләт, шәһәр/авыл, урам, йорт, фатир; - Катнашучының фотосурәте. Баш битне рәсмиләштергәндә, бизәгәндә бәйгедә катнашучының фантазиясе (юмартлыгы) сәламләнә. Шрифт һәм текстның зурлыгы сезнең карамакта. Битнең форматы А4. 2. Автобиографиянең күләме 400 символдан артырга тиеш түгел. Шрифт - Times New Roman 12-14. 3. Шәҗәрә агачының эчтәлеге: - Шәҗәрә (7 буын) - ир-ат яки хатын-кыз сызыгы буенча; - Гаилә әгъзаларының һәм туганнарның туган һәм үлгән көннәре; - Гаилә әгъзаләренең һәм туганнарның туган ягы; - Исемлектәге бөтен кеше өчен гомуми шәҗәрә агачы; - Гаилә әгъзаләренең фотосурәтләренең скан-күчермәсе (мөмкинлеккә карап); Шәҗәрә агачы азат формада рәсмиләштерелә (басма текст яки кулъязма рәвешендә), битнең форматы чикләмәләрсез. Кулъязма яки шрифт аңлаешлы булырга тиеш. 4. Гаилә әгъзалары турында мөстәкыйль мәкалә: мәдәният, дин, мәгариф, игәнәчелек һ.б. өлкәләрдә, тарихта билгеле эз калдырган туганнарыгыз турында тирән эчтәлектәге язма. Шулай ук кайсы туганнарыгызның уңышлары белән горурланасыз. Ыруыгызның дәрәҗәсен күтәрүдә, сездә дәртле яшәү рухы тудыруда, кайсы туганыгыз зур өлеш керткән. Мәкаләнең күләме - 3-5 бит басма текст, шрифт Times New Roman 12-14. 5. Конкурс эше почта конвертына салына, биредәге адреска юллана: ТИҮ; Яңа шәһәр, 18/06 – 51к, Яр Чаллы шәһәре, Татарстан Республикасы, индекс: 423823. 6. Мәкалә CD-R, CD-RW яки DVD-RW форматтагы тәрилкәгә языла һәм конкурс эше белән бергә конвертка салына. 7. Конкурс эше татар яки рус телендә башкарыла. Туган телне саклау һәм үстерү мөһим буларак, татар теленә өстенлек бирелә. 6. Җиңүчеләрне бүләкләү Бәйгенең комиссиясен (жюрине) ТИҮ билгели. Жюри барлык конкурс эшләрен тикшерә, бәйгедәге эшләрнең эчтәлегеннән чыгып, дөреслеккә туры килүен исбатлап, темаларны тулаем ачыклап, бердәм формада рәсмиләштереп, хаталар һәм ялгышлыкларның юклыгын исәпкә алып, җиңүчеләрне һәм лаеклы катнашучыларны билгели. Бәйге эшләре 2014 нче елның 1 гыйнварына кадәр кабул ителә. Конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2014 нче елның 25 гыйнварында булачак. Конкурсның нәтиҗәсе буенча: 1 нче урынга лаеклы җиңүче - мактау кәгазе, 50 000 сум, мөселман сәгате белән бүләкләнә. 2 нче урынга лаеклы җиңүче - мактау кәгазе, 30 000 сум, мөселман сәгате белән бүләкләнә. 3 нче урынга лаеклы җиңүче - мактау кәгазе, 20 000 сум, мөселман сәгате белән бүләкләнә. Шулай ук бәйгенең хөрмәткә лаеклы 7 катнашучысы мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләкләр белән бәяләнәчәк. Бүләкләүләрдән соң мәкаләләрнең унысы Татарстан Республикасының массакүләм матбугат чараларына тапшырылачак. Җиңүчеләр телефон аша хәбәр бирелә. Җиңүчеләргә өстәмә рәвештә бүләкләр бирергә теләүче иганәчеләр булса, рәхим итегез. Белешмәләр өчен телефон: 8-906-330-47-73. Эл. почта: konkurs.tatar@yandex.ru ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов. http://tatar-centr.blogspot.ru/2013/08/blog-post_15.html

Контакт

Сарман районы Сарман авылы Куйбышев урамы 31 нче йорт 

 

(85559) 2-40-64‎ методист

Шәйхразиева Гүзәл Ринат кызы

(85559) 63-5-49 РМБ җитәкчесе

Шәйдуллина Ландыш Камил кызы