Кадерле сайт кунаклары!

     Сезне “Сарман районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайты”нда күрүемә чиксез шатмын.

     Сарман районы мәктәпләрендә укучыларга ана телебезнең матурлыгын, нәфислеген төшендерүче, үз эшләреннән тәм табып, шуның белән үзләрен чиксез бәхетле итеп хис итүче татар теле укытучылары гына эшли.

     Алар өчен һәр бала – үз фикерен әйтергә хокуклы шәхес. Ничек бар, шулай кабул итәләр аларны. Парта артындагы һәр сабый – үзенең “балкуын” билгеле бер вакытка кадәр генә тыеп торучы йолдыз ул. Аларның һәрберсе талантлы, сәләтле. Менә шул сыйфатларны үстерү, камилләштерү укытучыларыбызның төп бурычы булып тора. Укытучы белән укучының бергәләп иҗат иткән дәрес эшкәртмәләре сайтта урын алды. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан, берсеннән – берсе кызыклы сыйныфтан тыш чараларны да сез биредән укый алырсыз.

     Булдыра алганча, сайтның битләрен тулыландырып барырбыз. Әз генә кытыршылыклар булса, гафу итәрсез. Сездән шулай ук теләк – тәкъдимнәр дә көтеп калабыз.

    Информацион  методик үзәк методисты Гүзәл Ринат кызы Шәйхразиева

Кадерле сайт кунаклары!      Сезне “Сарман районы татар теле укытучылары сайты”нда күрүемә чиксез шатмын.       Сарман районы мәктәпләрендә укучыларга ана телебезнең матурлыгын, нәфислеген төшендерүче

Контакт

Сарман районы Сарман авылы Куйбышев урамы 31 нче йорт 

 

(85559) 2-40-64‎ методист

Шәйхразиева Гүзәл Ринат кызы

(85559) 63-5-49 РМБ җитәкчесе

Шәйдуллина Ландыш Камил кызы